Ульяновскида милләттәшләргә Коръәннең ТР МДН әзерләгән мәгънәви тәрҗемәсен тәкъдим иттеләр һәм дини-милли үзаң турында сөйләделәр

15 февраль 2021 ел 08:49
Ульяновскида милләттәшләргә Коръәннең ТР МДН әзерләгән мәгънәви тәрҗемәсен тәкъдим иттеләр һәм дини-милли үзаң турында сөйләделәр

Кичә, раҗәб аеның 2-нче көнендә (14-нче февральдә), Ульяновскида Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте әзерләп бастырган “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” хезмәте тәкъдим ителде. Чара Ульяновск шәһәренең татар мәдәнияте үзәгендә узды, анда 150гә якын кеше катнашты. Алар арасында Ульяновск имамнары, мәчет мөәзиннәре, дини оешмалар җитәкчеләре һәм татар милли-мәдәни хәрәкәте активистлары бар иде. Шунысы игътибарга лаек, Ульяновск өлкәсе татарлар саны буенча 4-нче урында тора: биредә 160 меңнән артык милләттәшебез яши. Китапны тәкъдим итү барышында шулай ук татарлар арасында милли-дини үзаң тәрбияләү хакында да фикер алыштылар.

Татарстан мөфтиятенең төп хезмәтен баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин тәкъдим итте. Очрашуны «Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы Башкарма комитеты рәисе Рәмис Сафин алып барды.

Рәсми рәвештә презентация җирле Диния нәзарәте вәкиле Азат хәзрәт Әхмәтов башкаруында Коръән аятьләре уку белән ачылды. Аннары «Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы Башкарма комитеты рәисе Рәмис Сафин чыгыш ясады, ул очрашуда катнашучы барлык кунакларга рәхмәтен белдерде, Татарстанның милли һәм дини кыйммәтләрне саклауга керткән зур өлешен билгеләп үтте. Ул Ульяновск өлкәсе белән элемтәдә торган Татарстан Хөкүмәтенә һәм республикабыз мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәт белдерде. Шулай ук Рәмис Фарук улы хәбәр иткәнчә, “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы “Туган тел”, “Ак калфак” татар милли-мәдәни оешмаларына, татар милли-мәдәни хәрәкәте активистларына, Үзәк Диния нәзарәтенә һәм җирле Диния нәзарәтенә тапшырылачак, алар, үз чиратында, китапларны мәхәллә мәчетләренә җиткерәчәк.

Шуннан соң Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин сүз алды, ул Татарстан мөфтие исеменнән тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Ильяс хәзрәт Коръәннең фазыйләтләре, Татарстан мөфтияте әзерләгән мәгънәви тәрҗемәнең әһәмияте, аны башка тәфсирләрдән өстенлекләре һәм аермалары турында мәгълүмат бирде. Хәзрәт шулай ук “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы тәкъдим ителгән һәм барып ирешкән шәһәрләрне санап узды, татарлар яшәгән төбәкләргә аны җиткерү, китапның татар халкы өчен файдалы, бәһасез чыганак булуын ассызыклады. Моннан тыш, Ильяс хәзрәт Рәмис Сафинга презентацияне оештырган һәм төбәктә татар-ислам традицияләрен үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде, шулай ук Татарстан мөфтие исеменнән рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Аннары Татарстанның баш казые бик эчтәлекле вәгазь белән халыкка мөрәҗәгать итте: ул диннең милләтне саклап калудагы роле турында сөйләде, җан исәбен алуда актив катнашырга, гаиләдә дини һәм милли кыйммәтләрне, туган телне сакларга чакырды. Үз чыгышында Татарстан баш казые ассызыклап узганча, милли бөтенлекне саклау динне саклау кебек мөһим һәм моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Хәзрәт үз чыгышында атаклы татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең сүзләрен китерде: «Өч төрле әйбер диндә булмаса да, динне саклый, алар: милли тел, милли кием, милли гореф-гадәт». Ахырдан Җәлил хәзрәт Фазлыев җыелган халыкның сорауларына җавап бирде. Аннары Татарстан мөфтияте вәкилләре җирле “Ак мәчет” мәхәлләсенә юнәлде, анда шулай ук китапны тәкъдим итү чарасын үткәрде һәм мәхәллә халкына “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә”не тапшырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана