Казанда «Дуслык Кубогы — Дуслык» Бөтенроссия турниры башланды

20 февраль 2021 ел 14:08
Казанда «Дуслык Кубогы — Дуслык» Бөтенроссия турниры башланды

Бүген, изге раҗәб аеның 8 нче көнендә (20 февральдә), Казанда «Баско» боз аренасында шайбалы хоккей буенча «Кубок Дружбы – Дуслык»  Бөтенроссия турнирын ачу тантанасы узды. Хоккей турнирын Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Казан епархиясе, Татарстан Республикасы хоккей федерациясе һ.б. оештырды. Хөрмәтле кунаклар арасында Татарстан мөфтиенең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары, Колшәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов, Салават һәм Кумертау епискобы Николай, Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе вице-президенты, ТР буенча Эчке эшләр министры киңәшчесе Андрей Рябов, ватаныбызның хоккей легендасы, спорт мастеры, атказанган тренер Геннадий Маслов һ.б. катнашты.  

Чара мөхтәрәм кунакларның сәламләү сүзләре белән башланып китте. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов чыгыш ясады. Ул: "Татарстанда төрле дин тотучылар арасында ярышлар уздыру күркәм гадәткә әйләнде, әлеге чаралар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм митрополиясе арасында хезмәттәшлекне ныгыта",  - диде.

Салават һәм Кумертау епискобы Николай мондый спорт чараларының халыкларны, төрле төрле дин тотучыларны берләштерүен, алар арасында гы дуслыкны ныгытуын билгеләп үтте.

Турнирда Казан һәм Уфадан 6 команда катнаша. Алар арасында: православие храмнары настоятельләре һәм мәчет имам-хатыйблары, Казан шәһәре Башкарма комитеты хезмәткәрләре, шулай ук Казан шәһәренең “Казан нуры" һәвәскәрләр командасы катнаша.

Бөтенроссия турниры халыкның барлык катламнары арасында хоккейны популярлаштыру, республикабызда төрле дин тотучылар арасында тынычлыкны, дуслыкны һәм татулыкны ныгыту өчен хезмәт итә.

Татарстан митрополиясе фотосурәтләре

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана