Норлат мөхтәсибәте район хакимияте белән берлектә мохтаҗларны бушлай ашата башлады

02 март 2021 ел 09:04
Норлат мөхтәсибәте район хакимияте белән берлектә мохтаҗларны бушлай ашата башлады

Бу көннәрдә Норлат мөхтәсибәте район хакимияте белән берлектә мохтаҗларны бушлай ашата башлады. Мохтаҗларга, мескеннәргә һәм күпбалалы гаиләләргә итле, кайнар ашлар беренче тапкыр Әхмәтзәки Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгендә җомга көнне таратылды. Биредә диненә һәм милләтенә карамастан, авыр тормыш хәлендәге барча ач кешегә ярдәм итәләр.

Бүген һәр көнне иртәнге сәгать 11 дән көндезге икегә кадәр ланч-боксларга салынган кайнар ризыкны 30-40 кешегә өләшәләр. Ашамлыкларны, итне сәдакага җыелган акчага сатып алалар. Кемдер сәдаканы ризык белән дә китерә.

Алга таба барлыгы тәгълим үзәгендә 100 ләп кешене ашатырга җыеналар. Норлат мөхтәсибәте район хакимияте һәм социаль хезмәткәрләр белән бергәлектә эшли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана