Нәзарәтнең хатын-кызлар бүлеге вәкилләре Ульяновск шәһәрендә хатын-кызлар җыенында катнашты

05 март 2021 ел 13:33
Нәзарәтнең хатын-кызлар бүлеге вәкилләре Ульяновск шәһәрендә хатын-кызлар җыенында катнашты

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте каршында эшләп килүче хатын-кызлар бүлеге вәкилләре Ульяновск шәһәрендә хатын-кызлар җыенында катнашты. Җыенга, үзләренең киләчәккә планнары турында сөйләшергә дип, Ульяновск шәһәре мөслимәләре һәм абыстайлары җыелды. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте каршында эшләп килүче хатын-кызлар бүлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина аларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигулинның сәламнәрен җиткерде, Ислам динен таратудагы хезмәтләрен бәяләп, рәхмәт белдерде.

Нәзарәтнең хатын-кызлар бүлеге вәкилләре җыенда Татарстанда тормышка ашырыла торган - абыстайлар институтын тыргызу, гаилэ үзәкләрен оештыру белән бәйле проектлар, республика хатын-кызларының эшчәнлеге белән таныштырды. Фикер алышулар вакында Нәзарәтнең проектлары Ульяновск шәһәрендә хатын-кызлар җыенында катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Алар да шушы юнәлештә үз эшчәнлекләрен көчәйтеп җибәрергә тели. Алга таба Татарстан һәм Ульяновск шәһәре мөслимәләре бу юнәлешләрдә уртак эшчәнлек алып барыр дип көтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана