Нәзарәт Газзә Секторына тагын 30 тонна гуманитар йөк җибәрде

19 сентябрь 2024 ел 13:45
Нәзарәт Газзә Секторына тагын 30 тонна гуманитар йөк җибәрде

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Газзә Секторында оккупантлар чолганышында калган халык өчен чираттагы гуманитар йөк җибәрде. РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР мөселманнары Диния нәзарәте өчен махсус бирелгән очкычына «Жуковский» аэропортында гомуми авырлыгы 30 тонна булган хәләл тушенка төялде. Азык-төлек Россиянең төрле почмакларында яшәүче битараф булмаган кешеләрдән килгән акча хисабына сатып алынды. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәйрия фонды вәкилләре азык-төлекне Мисырның “Әл-Ариш” аэродромында Мисырның Кызыл Ярымай җәмгыятенә тапшырды. Алар аны Газзә халкына тапшырачак.

Бу - ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан Фәләстыйндә яшәүче дин кардәшләр өчен өченче тапкыр җибәрелгән гуманитар йөк. Моннан алдарак, 2024 елның 28 августында РФ мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә тагын бер йөк озатылган иде. Ә элегрәк, 2023 елның ноябрь башында 20 тонна күләмендә йөкне җибәрү һәм алып барып җиткерү оештырылды. Гомумән алганда, Татарстанның Диния Нәзарәтеннән Газзәдә гомер итүче гади халык өчен барлыгы 60 тонна гуманитар йөк тапшырылды. 

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят " хәйрия фонды бу юнәлештәге эшчәнлекне дәвам иттерә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы