Мәчетләребез – тирә-ягыбызны бизәп торучы корылмалар

28 август 2014 ел 13:06

Әлмәт районы һәм шәһәре мәчетләре арасында аларның ни дәрәҗәдә төзеклеген, чисталыгын ачыклау максатыннан беренче тапкыр уздырылган “Иң яхшы мәчет” бәйгесенә 28 августта имамнар җыелышында нәтиҗә ясалды.

Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте, җирле хакимият һәм “Әлмәт таңнары” газетасы белән берлектә уздырылган әлеге  бәйгедә катнашып, мәчетләребез үзләренең ни дәрәҗәдә төзеклеген, ихаталарының чисталыгын күрсәтә алдылар. Бәйге нәтиҗәләрен игълан  иткәнче, имамнарга мәчетләрнең торышын чагылдырган фотослайд күрсәтелде.

 Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов: “Рухи нигезебезгә кайтуның бер чагылышы булган мәһабәт мәчетләребез белән бүген без чын мәгънәсендә горурлана алабыз. Чыннан да, мәчетләребез – күзләребезне куандырып, тирә-ягыбызны бизәп торучы корылмалар. Аларда халкыбызның чал тарихы, шатлыгы, хәсрәте, рухи мәдәниятебезнең бай сәхифәләре чагылыш тапкан. Гомумән алганда, мәчетләрнең торышы канәгатьләнерлек хәлдә”, - дип билгеләп үтте.

Район һәм шәһәр мәчетләре арасында төзеклеге белән аерылып, әллә каян манаралары белән үк үзенә тартып торучылары, я булмаса ихатасында аллы-гөлле чәчәклекләре,  чисталыклары белән җәлеп итүчеләре дә булу сөендерә, әлбәттә. Кайбер мәчетләр төзек, чиста да булсалар да, мәчетләренең исеме язылган алтакталары булмау, яки андагы язуларның күренмәве белән игътибарны үзенә җәлеп итте. Мәчет ихаталарында балалар өчен махсус мәйданчыклар да булдырганнар. Мәсәлән, Нурсала, Нәдер авылы мәчетләрендәге мондый мөмкинлекләр башкалар өчен үрнәк булырлык. Нәдер, Түбән Мактаманың “Марс”, Колшәрип авылы мәчетләре ифтар ашлары яки башка дини мәҗлесләр өчен махсус урыннар – ифтарханәләр булдырган, чатырлар кордырган. Югары Мактама авылы һәм Түбән Мактаманың “Нурлы”, шәһәребездәге “Зиннур”мәчетләренә кергәч, һич кенә дә чыгасы килми. Алар әллә каян ук үзенә тартып тора. Биредәге күз явын алырлык аллы-гөлле чәчәк түтәлләренә, мәчет ихатасындагы чисталыкка, тәртипкә, төзеклеккә сокланмый мөмкин түгел.  Инде бәйге нәтиҗәләренә килгәндә, райондагы мәчетләр арасында Түбән Мактаманың “Нурлы” мәчете белән Югары Мактама авылы мәчетенә тиңнәр табылмады. Алар  - “Иң яхшы район мәчете”  номинациясендә беренче урынны яулады. Мәмәт, Нәдер, Габдрахман авылы мәчетләренә икенче урын бирелде. Тайсуган, Елховой авылының 1 нче мәхәллә, Кәләй станциясе мәчетләре призлы өченче урынга чыкты. 

 “Иң яхшы шәһәр мәчете” исеменә “Зиннур” мәчете лаек дип табылды. “Мәдинә” һәм Р.Фәхреддин исемендәге үзәк җәмигъ мәчетләре икенче һәм өченче урынны бүлеште.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы киңәшчесе Ф.Ф.Гарипов гыйбадәтханәләр турында кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен  имамнарга рәхмәтен белдерде. “Бәйге узды да китте дип уйламагыз. Без мәчетләребезнең торышына һәрдаим игътибар итәргә тиеш. Гыйбадәтханәләребезнең төзеклеге, чисталыгы турында гел кайгыртып торыйк”, - дип, ул киләчәктә дә әлеге юнәлештә максатчан эшләүләрен теләде. Призлы урыннарга ия булучыларга Әлмәт муниципаль район Советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатлары, мөхтәсибәт дипломнары һәм акчалата премияләр тапшырылды.

Аллаһы Тәгалә  Коръәни Кәримдә әйтә: “Аллаһ тәүбә итүчеләрне һәм чисталык саклаучыларны ярата”, - дип әйтә. Чисталык ул - мәчетләребезнең төзеклеге дә, чүп-чарларның өелеп ятмавы да. Барлык мәчетләребез дә әнә шул чисталыкка ирешсен иде!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана