Азнакай мөхтәсибәтенең сайты эшли башлады

19 август 2014 ел 08:39
Рамазан аенда Азнакай мөхтәсибәте үз сайтын булдырды. Әлеге сайтта кардәшләребез мөхтәсибәт эшчәнлеге, Азнакайда дин өлкәсендә булган яңалыклар белән таныша ала, шулай ук актуаль темаларга вәгазьләр укырга, шәһәр өчен намаз вакытларын карарга була.
 
«Сайтта төп игътибар шәһәребез һәм районыбыз мәчетләренең тарихын җыюга юнәлтелгән, моның өстендә имамнарыбыз һәм дин кардәшләребез белән бергәләп эшлибез, - ди мөхтәсиб Азат Талибуллин.  «Мәчетләр тарихы» рубрикасының максаты -  яшьләргә тарихны яктырту. Без бүген дөнья вакыйгалары белән күп кызыксынабыз, ә үзебезнең  тарихта да бик кызык мәгълүматлар бар бит, аларны да белсәк иде, әби-бабаларыбыз бик авыр вакытларда мәчетләр төзегән, икешәр, дүртешәр мәчетле авыллар булган,  яшьләр шуны белсеннәр , кызыксынннар иде».
 
Сайт татар һәм рус телләрендә алып барыла.
 
Азнакай мөхтәсибәте сайты белән танышу өчен  http://aznislam.ru/  адресы буенча керә аласыз.
 
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана