III Чистави укулары узды

18 август 2014 ел 12:27

16 нчы август көнне Чистай шәһәренең Әнәс мәчетендә III Чистави укулары узды. Ул бу юлы да Мөхәммәдзакир ишан Камалов (1815-1893) истәлегенә багышлап үткәрелде. Әлеге укуларда танылган дин әһелләре, татар галимнәре, зыялылар, җирле интеллигенция, журналистлар катнашты.

Чистави укулары ике өлештән торды: пленар утырыштан һәм докладлардан. Укуларның беренче өлешен Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә (Казан шәһәре) мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин алып барды. Катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең дәгъвәт буенча урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров сәламләде.

Чистайның Әнәс мәчете имам-хатыйбы Дәүләт (Әбубәкер) хәзрәт Газизов Коръәннән аятьләр укыды һәм Чистай районы имам-мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Шәрифуллин дога кылды. Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов исеменнән аның урынбасары Рөстәм Хәмәтов сәламләде.

Татарстан мөфтие урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров Мөхәммәдзакир ишан Камалов мирасын бүгенге буынга җиткерүче фидакяр галимнәргә рәхмәт хатлары тапшырды. Алар – тарих фәннәре докторы Наил Таиров һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Әмирханов.

Татарстан Диния нәзарәтенең рәхмәт хатлары шулай ук Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗановка, Чистави укуларын оештыручы, иганәче Тәлгать Әхмәтҗановка, Чистай районы имам-мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Шәрифуллинга, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә (Казан шәһәре) мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншинга, Чистай шәһәре Әнәс мәчете имам-хатыйбы Дәүләт (Әбүбәкер) хәзрәт Газизовка тапшырылды.

Мөхәммәдзакир ишан Камалов-Чистави укуларында шулай ук Хант-Манси (Югра) автономияле округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов, Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фәрид Мифтахов катнашты.

Чистави укуларында катнашучылар Мөхәммәдзакир Камаловның каберенә барып аның рухына дога кылды, Мөхәммәдзакир Камалов төзеп калдырган Нур мәчетендә булды.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана