Мөфти Түбән Новгородта яңа мәчет ачылышында катнашты

10 август 2014 ел 21:15

8-9 август  көннәрендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге ТР МДН делегациясе Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә җәмигъ мәчетен ачу тантанасында катнашты. Әлеге чарада мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм башкалар булды. Чарага төрле төбәк мөфтиләре һәм кунаклар җыелган иде.

Мәчет ачу бәйрәмендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт җыелган халыкны иман йорты ачылу белән котлады. Мәчетләр төзелүенең мөһимлеге хакында, бу эшкә өлеш кертүчеләр зур савап җыюы хакында сөйләде. Аннары ул нәзарәт исеменнән шәех Равил хәзрәт Гайнетдинга һәм Түбән Новгород мөфтие Гаяз хәзрәт Закировка "Хузур" нәшрият йорты чыгарган китапларны бүләк итте. 

 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана