8-9 август көннәрендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге ТР МДН делегациясе Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә җәмигъ мәчетен ачу тантанасында катнашты. Әлеге чарада мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм башкалар булды. Чарага төрле төбәк мөфтиләре һәм кунаклар җыелган иде.
Мәчет ачу бәйрәмендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт җыелган халыкны иман йорты ачылу белән котлады. Мәчетләр төзелүенең мөһимлеге хакында, бу эшкә өлеш кертүчеләр зур савап җыюы хакында сөйләде. Аннары ул нәзарәт исеменнән шәех Равил хәзрәт Гайнетдинга һәм Түбән Новгород мөфтие Гаяз хәзрәт Закировка "Хузур" нәшрият йорты чыгарган китапларны бүләк итте.