Бүген Алабуга җәмигъ мәчете янында шәһәр халкы күптәннән көткән җеназаханә ачылды. Биредә мәрхүмнәрне дин кушканча соңгы юлга озатырга әзерләү өчен шартлар каралган. Бу урын мәрхүмнәрнең туганнары кайгысын уртаклашып, аларга ярдәм итү ниятеннән булдырылган.
15 июльдә Түбән Камада "Ихсан" дип аталган мәрхүмнәрне соңгы юлга озату йоласын башкару үзәге ачылган иде. "Ихсан" ярты ел эчендә Түбән Каманың Җәмигъ мәчете каршында корылды. Татарстанда исә мондый төр үзәкләрне булдыру тәҗрибәсе әле кереп кенә бара. Әйтик, Әлмәттә шушындый урын бар. Казанда исә "Тынычлык" мәчете каршында төзелеп килә.