4 августа Теләче районының Сауш мәхәлләсендә район балалары өчен дини лагерь эшли башлады. Бүгенге көндә лагерьда 26 егет һәм 15 кыз куна калып, дин нигезләрен өйрәнәләр. Балалар көнгә 5 тапкыр туклану белән тәэмин ителгән. Балаларга дин нигезләрен мәдрәсә белем алган яшь мөгаллимнәребез өйрәтә, дип хәбәр итәләр Теләче мөхтәсибәтеннән.