Балтачта балалар өчен сабантуй уздырылды

04 август 2014 ел 10:10
Балтач районының Бөрбаш авылында  балалар өчен мөселман сабан туе гөрләп узды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Балтач районы мөхтәсибәте җиденче мәртәбә оештырган республикакүләм балалар бәйрәме Татарстанның күренекле кешеләрен,  дин әһелләрен бергә җыйды. Алар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр һәм төрле район мөхтәсибләре бар иде. 
 
Республиканың баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев тырышлыгы белән Балтачта мөселман балаларын җыеп, шушылай күркәм бер чара уздыру традициягә әверелүе куандыра. Анда йөзләгән бала төрле-төрле уеннарда ярышты, табигать кочагында ял итте, өлкән дин әһелләре нәсихәтләрен ишетте.
 
Бу бәйрәм  нәкъ менә балалар өчен, аларның йөзләрендәге куанычны күрү, күңелләрендә шатлык хисләрен тоемлау өчен үткәрелә. Сабан туе Татарстан чикләренә генә сыймаган, Башкортстаннан, Саратов өлкәсеннән килгән кунаклар үзләренең рәхмәт хисләрен белдерү белән беррәттән, соклануларын да җиткерделәр. 
 
Фотолар baltaci.ru сайтыннан
Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана