Балтач районының Бөрбаш авылында балалар өчен мөселман сабан туе гөрләп узды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Балтач районы мөхтәсибәте җиденче мәртәбә оештырган республикакүләм балалар бәйрәме Татарстанның күренекле кешеләрен, дин әһелләрен бергә җыйды. Алар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр һәм төрле район мөхтәсибләре бар иде.
Республиканың баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев тырышлыгы белән Балтачта мөселман балаларын җыеп, шушылай күркәм бер чара уздыру традициягә әверелүе куандыра. Анда йөзләгән бала төрле-төрле уеннарда ярышты, табигать кочагында ял итте, өлкән дин әһелләре нәсихәтләрен ишетте.
Бу бәйрәм нәкъ менә балалар өчен, аларның йөзләрендәге куанычны күрү, күңелләрендә шатлык хисләрен тоемлау өчен үткәрелә. Сабан туе Татарстан чикләренә генә сыймаган, Башкортстаннан, Саратов өлкәсеннән килгән кунаклар үзләренең рәхмәт хисләрен белдерү белән беррәттән, соклануларын да җиткерделәр.
Фотолар baltaci.ru сайтыннан