Мөфти баш казый белән яшьләргә дини кыйммәтләрне җиткерү хакында сөйләште

06 август 2014 ел 10:07

Бүген Татарстан мөфтие нәзарәттә баш казый белән төрле дини мәсьәләләрне тикшерде. Нигездә, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев республикада традицион ислам кыйммәтләрен торгызу һәм яшьләр арасында исламга дәгъватлау юлларын барладылар. Шулай ук мөфти Җәлил хәзрәтне махсус яшь мөселманнар өчен бастырырга әзерләнүче ябыла торган тышлы яңа Коръән басмасы белән таныштырды. 

Очрашу барышында Камил хәзрәт баш казыйга актив дини эшчәнлек алып баруы, шулай ук республикабыз балалары өчен зурлап мөселман сабан туе уздырганы өчен рәхмәтләрен җиткерде. Белгәнебезчә,  республиканың баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев тырышлыгы белән Балтач районы Бөрәле авылында мөселман балаларын җыеп,  күркәм бер чара уздыру традициягә әверелде. 3 августта ул җиденче  мәртәбә узды. Анда йөзләгән бала төрле-төрле уеннарда ярышты, табигать кочагында ял итте, өлкән дин әһелләре нәсихәтләрен ишетте.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана