Бүген Татарстан мөфтие нәзарәттә баш казый белән төрле дини мәсьәләләрне тикшерде. Нигездә, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев республикада традицион ислам кыйммәтләрен торгызу һәм яшьләр арасында исламга дәгъватлау юлларын барладылар. Шулай ук мөфти Җәлил хәзрәтне махсус яшь мөселманнар өчен бастырырга әзерләнүче ябыла торган тышлы яңа Коръән басмасы белән таныштырды.
Очрашу барышында Камил хәзрәт баш казыйга актив дини эшчәнлек алып баруы, шулай ук республикабыз балалары өчен зурлап мөселман сабан туе уздырганы өчен рәхмәтләрен җиткерде. Белгәнебезчә, республиканың баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев тырышлыгы белән Балтач районы Бөрәле авылында мөселман балаларын җыеп, күркәм бер чара уздыру традициягә әверелде. 3 августта ул җиденче мәртәбә узды. Анда йөзләгән бала төрле-төрле уеннарда ярышты, табигать кочагында ял итте, өлкән дин әһелләре нәсихәтләрен ишетте.