Мөселманнар хаҗ сәфәренә әзерләнә

06 август 2014 ел 11:00

Ел саен 2 меңләп татарстанлы хаҗ сәфәрен кылу нияте белән Мәккәгә һәм Мәдинәгә юл тота. Быелгы хаҗ кылу вакыты октябрьгә туры килә. Әлеге изге сәфәргә әзерлек кысаларында Татарстан таможня хезмәткәрләре "Казан" халыкара аэропортында тур-операторлар вәкилләре, изге сәфәрне кылучылар төркемнәре җитәкчеләре, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре белән очраштылар. 

Очрашу сәфәр кылучылар чикне чыкканда төрле кыенлыклар килеп чыкмасын өчен оештырылды. Шул нияттән таможня хезмәткәрләре таможня кагыйдәләре, чикләүләре хакында сөйләделәр. Татарстан таможнясы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Максим Чмора игътибарны даруларга, экстремист эчтәлекле китапларга һәм сәүдә итү максатыннан алынган товарларга юнәлтте. Хаҗиларның сумкалары вакытында тиешле урынга килеп җитмәү хәлләрен аңлатты. Бу хәл, нигездә, самолет багаж авырлыгы тиешле дәрәҗәдән узып киткәндә килеп чыга. Самолет экипажы багажның бер өлешен икенче рейска калдыра. Еш кына башка рейска зәм-зәм суы тутырылган сумкалар калганы билгеле була. Таможня вәкилләре сумкалар калган очракта нишләргә кирәклеген аңлаттылар.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре Татарстан таможнясына хаҗга әзерләнгәндә зур ярдәм күрсәтеп хезмәттәшлек итүләре өчен рәхмәт белдерделәр. 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана