5 август көнне мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә Россиянең Үзәк диния нәзарәте рәисе, шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм танылган гимнастка Алинә Кабаеваның әтисе спортчы Марат Кабаев, эшкуар һәм меценат Нәзгать Мәгрифатуллин, Социаль реаблитация һәм адаптация үзәге җитәкчесе Азат Гайнетдинов белән очрашты.
Чәй өстәле артында җылы әңгәмә корылды. Камил хәзрәт мөхтәрәм кунакларга Ураза бәйрәме уңаеннан уздырылган хәйрия бәйрәме хакында сөйләде. Әлеге Казанда зурлап үткәрелгән бәйрәм концертында меңләгән дин кардәшләребез катнашты. Аннары мөфти кунакларны "Хузур" нәшрият йорты эшчәнлеге һәм мөфтиятнең башка бүлеләре белән таныштырды.
Сөйләшү барышында дин әһелләре һәм башка кунаклар мөселманнар өммәтендәге үзгәрешләр, дини эшчәнлек алып бару, мөселманнарны борчыган сораулар хакында үзара фикер алыштылар, киңәш тоттылар.