4 сентябрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия ислам институты белән бергә өченче мәртәбә "Якупов укулары"н уздыра.
Әлеге фәнни-гамәли конференция 2012 елдан башлап үткәрелә. Ул 2012 елда фаҗигале төстә арабыздан киткән танылган дин әһеле Вәлиулла хәзрәтнең туган көненә туры китерелеп оештырыла.
Әлеге Вәлиулла хәзрәтнең рухи мирасын барлауны, дин әһелләре эшчәнлеген яктыртуны һәм дин хакында сөйләшүне күз алдында тоткан чарада катнашырга теләгәннәргә чыгышларын karibn@mail.ru электрон почтасына җибәрү сорала.
