2 августта ТР МДНнең дәгъват бүлеге Васильево мәдәният йортында Ураза бәйрәменә багышланган вәгазь-нәсихәт чарасы үткәрде. Дәгъват кичәсенә 100дән артык кеше җыелды. Бистә мөселманнарына нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Васильево бистәсе мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, дәгъват бүлеге белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев динебез кыйммәтләре хакында вәгазьләр сөйләделәр. Дини җырлар башкаручы Ильяс Халиков, РИУ студенты Суюнов Сәетдавыд мөнәҗәтләр башкардылар.
Әлеге дини чара бик күркәм узды, бистә халкы дин әһелләрен тыңлап рухланды.