Татарстан мөфтие исеменә Ураза бәйрәме хәйрия концертында катнашучылардан рәхмәт хатлары килеп иреште. "Шәхсән үз исемемнән һәм иҗади коллектив исеменнән тагын бер мәртәбә җылы каршы алуыгыз һәм ихлас булганыгыз өчен рәхмәт белдерәм!" - диз яза танылган нәшид башкаручы Седат Учан.
"Мөхтәрәм мөфти! Безгә күрсәтелгән кунакчыллык өчен зур рәхмәт. Сез миңа һәм дусларыма Казаннан, Татарстаннан онытылмас тәэсирләр алырга мөмкинлек бирдегез. Аллаһы Тәгалә барчабыздан разый булсын! Сездә бездән канәгать калгансыздыр дип өметләнәм. Әлеге концерт безнең уртак проектларның башлангычы булсын иде. Кызганыч, без Казанда озак булмадык, әмма шул кыска гына вакыт эчендә дә күп нәрсәләр күрергә, белергә өлгердек. Киләсе очрашуларга өметләнәбез", - диелә Месут Куртисның рәхмәт хатында.
Белгәнебезчә, 1 августта Казанда Ураза гаетенә багышлап зур хәйрия концерты узды. Бу - танылган чит ил музыкантлары катнашында оештырылган икенче шундый бәйрәм. Үткән ел, мәгълүм булганча, Европадан популяр автор-башкаручы Сәми Йосыф Татарстан халкын үз иҗаты белән таныштырган иде. Быел Төркиядән Седат Учан белән Месут Куртис килде. Шулай ук үзебезнең татар музыкантлары да ислам динен олылаучы җырларын башкарды.