Казанда төрек нәшид башкаручылары чыгыш ясады

02 август 2014 ел 16:51

Казанда Ураза гаетенә багышлап зур хәйрия концерты узды. Бу - танылган чит ил музыкантлары катнашында оештырылган икенче шундый бәйрәм. Үткән ел, мәгълүм булганча, Европадан популяр автор-башкаручы Сәми Йосыф Татарстан халкын үз иҗаты белән таныштырган иде. Быел Төркиядән Седат Учан белән Месут Куртис килде. Шулай ук үзебезнең татар музыкантлары да ислам динен олылаучы җырларын башкарды.

Ураза бәйрәме уңаеннан концертны бу юлы башкаладагы иң зур корылма - «Казан Арена» стадионы янындагы мәйданда үткәрделәр. Узган ел шәһәрнең үзәгендә - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршында оештырылуы, әлбәттә, тамашачылар өчен уңайлырак иде. Әйтик, ул чакта концертны ким дигәндә, ун мең кеше карады. Ә быел Казандагы тагын бер массалы чара - футбол уены белән бер көнгә туры килгәнгә, концерт сәхнәсе башка урынга күчерелде. Аның каравы, «Казан Арена» территориясендә дә җәмәгать җыеннары матур гына килеп чыга икән - стадионның олы телеэкраннарыннан сәхнә уч төбендә кебек күренеп торды.


- Ураза гаетенә багышлап икенче тапкыр концерт оештырабыз, алга таба бу бездә традициягә кереп китәр дип уйлыйбыз, - дип фикерләрен җиткерде Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин. - Концертта катнашырга дөньяда бик күп тамашачыларның күңелен яулаган талантлы нәшид башкаручыларны эзләдек. Мөселман җырларын башкаручы Мәхер Зейен белән дә элемтәгә чыккан идек, әмма аның башка урында чыгыш ясыйсы бар иде. Шуңа күрә төрек музыкантлары Месут Куртис белән Седат Учанны чакырырга булдык. Месут Куртис ул Мәхер Зейен һәм Сәми Йосыф белән дә иҗади хезмәттәшлектә яши. Алар бик мәгънәле һәм моңлы җырлар башкара. Казанда тәкъдим ителүче программаны да бергәләп сайладык. Месут Куртисның, мәсәлән, төрек кенә түгел, гарәп һәм инглиз телләрендәге җырларын да яңгыратырга сорадык.

Бәйрәм сәхнәсеннән тамашачыларны Ураза гаете белән тәбрикләп, мөфти иң изге теләкләрен җиткерде. Кешеләрне мәрхәмәтле булырга өндәде.

- Башкаларга мәрхәмәтле булган бәндәгә, Раббыбыз да мәрхәмәтле булыр, дигән Пәйгамбәребез (с.г.в.). Аллага шөкер, Рамазан айларын күркәм итеп уздырдык, мәрхәмәтле гамәлләр кылдык, изге эшләргә өндәдек. Рамазан аенда башлаган игелекле гамәлләрне изге ай тәмамлангач та дәвам итсәк иде. Аллаһы Тәгалә халкыбызга, динебезгә, илебезгә яңа көч-куәт бирсен, тоткан уразаларның, биргән фитыр-сәдакаларның әҗер-савапларын күрергә насыйп булсын! - дип теләде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Бәйрәм кичендә Татарстан Диния нәзарәте янә бер хәйрия акциясе дә үткәреп алды. Украинадан Татарстанга аяк баскан качакларга матди ярдәм күрсәтү йөзеннән халыктан хәер акчалары җыелды. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батров: «Украина җирендә кан коелыштан качып, меңләгән халык йорт-милкен ташлап читкә чыгып китәргә мәҗбүр булды. Татарстан да йөздән артык качакны кабул итте. Аларга бергәләп ярдәм итик», - дип мөрәҗәгать итте. Хәер акчаларын 7715 номерына «Зәкәт» сүзен язып, түләүле СМС җибәреп яки шунда, мәйданда ук, махсус тартмаларга салырга мөмкин иде. «Бу кичтә җыелган акчалар Диния нәзарәтенең «Зәкәт» фонды аша Украина качакларына булышуга тотылачак», - дип ышандырды мөфтинең беренче урынбасары.

Концерт программасын исә Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал театры актеры Фәнис Җиһаншин алып барды. Татарстанда мөнәҗәтләр, дини җырлар башкару осталары Фәрит Хәләветдинов, Ильяс Халиков, «Риваять» ансамбле, Руслан Габитов, Илгиз Шәйхразиев чыгыш ясады. 8 сыйныфта гына укыса да, моңлы җырлар яратучы Ильяс Мингазовны казанлылар беренче тапкыр тыңлады. Алардан соң сәхнәдә төрек кунакларының чираты җитте.

Седат Учан Татарстан халкына атап бик күп җылы сүзләр әйтте. 39 яшьлек төрек җырчысының дини белеме дә бар. Ул актив карашлы шәхес, үз илендә һәрдаим телевизион тапшыруларда, җәмәгать очрашуларында катнаша. Музыка сәнгате белән шөгыльләнүенә инде ике дистә елга якын. Ислам динен данлаучы нәшидләрне яратып башкара. Тәүге альбомы да аның «Мөхаммәдин хөрмәтенә» дип аталган. Хәзер ел саен диярлек музыкаль җыентык яздыра. Аларның саны инде 12гә җыелган.

- Мин Аллаһыбызны мактаучы, динебезнең гүзәллеген күрсәтүсе, мөселманнарны берләштерүче җырлар башкарырга тырышам. Аларны Татарстан халкына да ирештерә алуыма шатмын, - дип Казанга сәяхәтеннән алган хис-тәэсирләре белән уртаклашты Седат Учан. - Татарстанга мин тәүге тапкыр килдем. Кол Шәриф мәчетендә җомга намазы укырга, Казан Кремленең истәлекле урыннары белән танышырга өлгердек. Татарстанлыларга, Диния нәзарәтенә безне шулай җылы каршы алулары өчен рәхмәтебезне җиткерәм. Үзебезне туганнарыбыз арасында кебек хис иттек. Без бит барыбыз да бер Аллаһтан яратылган, дөньяда тынычлык урнашсын, күңелләрдә иман, җаннарда ышаныч булсын, - дип теләде ул.

Концерт барышында Седат Учан татар җырчылары белән дуэт та тәкъдим итте. Ильяс Халиков төрек башкаручысының иҗатын бик тә хөрмәт итә икән, аның «Тәүбә кыл» әсәрен татарчага тәрҗемә иткән. Аны Седат бей белән алар төрекчәле-татарчалы итеп бергәләп яңгыратты. «Төрек кардәшләребездән әле безгә күпне өйрәнергә кирәк. Алар белән араларыбыз якынаюына чиксез шатбыз», - диде, Седат Учан белән хушлашканда Ильяс Халиков.

Кичке күктә яңа ай балкыганда концерт программасы Месут Куртис чыгышы белән тәмамланды. Ул казанлыларга әле узган атнада гына дөнья күргән яңа альбомындагы әсәрләрен бүләк итте. Төрек җырчысы тумышы белән Македониядән. Шулай ук ул Англиядәге университетларның берсендә белем алган. Биш телдә иркен сөйләшә. Аның иҗатын мөселман дөньясында нәшедләр башкаруның яңа бер юнәлешен кертүче буларак бәялиләр.

- Яңа альбомымда күтәрелгән төп тема - ул ихласлык. Бүгенге җәмгыятьтә нәкъ менә бер-беребезгә ихласлык күрсәтү җитми. Ислам кешеләрне ихтирамлы булырга чакыра, мин дә үземнең музыкаль әсәрләремдә шуның әһәмиятен искә төшерергә телим, - дип сөйләде Месут Куртис. - Казандагы кебек бәйрәмнәр бик кирәк, чөнки җырлар һәм көйләр аша диннәр һәм мәдәниятләр арасында бәйләнешләр арта.

Концерт азагында чит ил кунаклары тамашачыларга автографлы музыкаль җыентыкларын тәкъдим итте.

 


Лилия ГАДЕЛШИНА, intertat.ru

 

dumrt.ru/node/14810 фоторепортаж

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана