Аделаида татарлары "Хузур" нәшрият йорты белән таныштылар

02 август 2014 ел 22:02

Аделаидада (Көньяк Австралия) Ураза гаетенә багышланган бәйрәм кысаларында "Хузур" нәшрият йорты эшчәнлеге тәкъдим ителде. Мәгълүм булганча, ярты ел элек биредә гомер итүче татарларның милли-мәдәни үзәге булдырылды. Мәчет тә шуның бинасында урнашкан. 

Ураза гаете намазыннан соң мәхәллә халкы табын артына җыелды. Менә шунда имам Булат хәзрәт Ишмөхәммәтов Аделаида татарларын Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтнең яңа эш юнәлешләре белән таныштырды. Күркәм мәҗлес Татарстан мөфтие Камил хәзрәтнең Аделаида татарларын Ураза бәйрәме уңаеннан видео котлавы белән башланып китте, дип хәбәр итәләр чит илдә яшәүче милләттәшләребез.
 
Соңрак Булат хәзрәт Казанда уздырылган татар имамнары форумы хакында сөйләде. Башкалабыз күчтәнәчләре - Казаннан алып кайткан "Хузур" нәшрият йорты китаплары белән таныштырды. Чит илдә яшәүче милләттәшләребездә имам Әбу Хәнифә хакындагы диск, дини дәресләрдән торган аудиоязмалар, "Азан" радиосы тапшырулары дискы аеручы кызыксыну уяткан. 
 
Австралиядә яшәүче татарлар туган телне - ата-аналары сөйләме рәвешендә саклаганнар. Бу татарча сөйләм 19 гасыр ахыры, 20 гасыр башы сөйләм теле санала. Хәзерге кириллицада язылган татар телен кабул итү, уку аларга бик авыр. Шуңа күрә дә аудиоязмалар  бик кыйммәтле һәм кирәкле бүләк. Шул ук сәбәпле, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең татар халкының рухи мирасы булган борынгы китапларны интернетка кертүе, аларның электрон вариантларын эшләү проекты чит илләрдә яшәүче татарларда зур хуплау таба. Австралия татарлары гарәп графикасында язылган татар китапларын рәхәтләнеп укыйлар. Хәзер алар нәзарәтнең http://www.darul-kutub.com/ сайты аша   Ризаэтдин Фәхретдин, Шиһабетдин Мәрҗани, Муса Бигиев һәм башка галимнәребез хезмәтләре белән танышалар. Гарәп шрифты, ягъни иске татар имлясы белән язылган тәҗвид кагыйдәләре, фикх гыйлеме, Идел буе Болгар тарихы, төрле хикәятләр, шигырьләр - татар халкының рухи хәзинәсе Австралия татарларына бик яхшы аңлашыла. "Мәхәллә җыелышында үзәкнең китапханәсен булдырырга килешенде. Хәзер http://www.darul-kutub.com/   сайтына куелган китапларны бастыру, Австралия татарларына тарату җаен карыйбыз", - диде имам Булат хәзрәт.
 
Мәҗлестә, шулай ук нәзарәт тарафыннан рамазан аена багышлап әзерләнгән роликлар һәм мөнәҗәтләр башкаручы Ильяс Халиковның динебезне зурлап төшергән клиплары күрсәтелгән. Алар да чит илдә яшәүче дин кардәшләребез күңеленә хуш килгән.
 
Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана