Кама Тамагында яңа иман йорты калыкты

02 август 2014 ел 20:46

Бүген, 2 августта, Кама Тамагы районының Көрәле авылында мәчет ачу бәйрәме үткәрелде. Иман йортын ачуда Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы, Кама Тамагы районы егете Илфар хәзрәт Хәсәнов, район имам-мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин, республика районнарыннан һәм якын-тирә авыллардан күп санлы кунаклар катнашты.

Мәчет ачылышы мөфти Камил хәзрәтнең Коръән укуы белән башланып китте. Изге китап сүзләре берничә дистә еллар мәчетсез яшәгән авылны тагын да нурлырак итте кебек. Элгәреге мәчетләре совет заманында 30нчы елларда ук юкка чыгарылган. Яңа мәчет төзелешенә узган елның маенда керешеп, быел июнь аенда тәмамлаганнар. Мәчетне шушы авылда туып-үскән Зөмәрә Сәфәрова үтенече белән  улы Айрат Сәфәров үз акчасына төзеткән. Агач мәчет гыйбадәтләрне кылу өчен барлык шартларны истә тотып салынган.

Мөфти Камил хәзрәт җыелган халыкны яңа мәчетле булулары белән котлады, Аллаһы Тәгаләнең әҗер-савапларына ирешүне теләде, олуг эшне башкарып чыгучыларга, төзелешкә үз өлешләрен кертүчеләргә мөфтият һәм шәхсән үз исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде. Мөфтинең динебезгә чакырып, Ислам турында  сөйләгән вәгазен дә бәйрәмгә җыелучылар рухланып тыңладылар. 

Илфар хәзрәт исә якташларына иминлек, бәрәкәт сорап дога кылды. Бәйрәмгә җыелган барча халык яңа мәчеттә җәмәгать булып беренче  намазны укыдылар. Алга таба да иман йортына халыкның эзе суынмасын, азан әйтелеп, 5 вакыт намаз укылсын, яшьләребез дә дингә тартылсын. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана