Мөселман онлайн-фестивале Камил хәзрәт чыгышы белән башланды

01 август 2014 ел 13:03

Бүген иртәнге сәгать унда мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мөфтияттәге эш бүлмәсеннән  беренче мәртәбә үткәрелүче мөселман онлайн-фестивалендә катнашучылар белән аралашты. Камил хәзрәт бер сәгать дәвамында тыңлаучыларга Коръән-хафиз булу серләре хакында сөйләде һәм сорауларга җавап бирде. Белгәнебезчә, Татарстан мөфтие үзе дә Коръән-хафиз, ягъни Изге китапны яттан белүче һәм аһәңле итеп укучы. "Хузур" нәшрият йорты Камил хәзрәтнең "Һәркем Коръән- хафиз була ала" («Каждый может стать Коран хафизом») дип аталган  китабын да нәшер итте.

Бүген башланып киткән һәм 15 агустка кадәр дәвам итәчәк фестивальдә катнашыр өчен  махсус сайтка кереп теркәлергә кирәк. Теркәлүчеләр төрле дин белгечләрен билгеләнгән вакытта тыңлый ала. Бу үзенчәлекле фестиваль Россиянең һәм дөньяның танылган дин белгечләре белән аралашу, аларның вәгазьләрен тыңлау мөмкинлеген бирә. Һәр белгечнең чыгышы якынча 40 минуттан тора. Калган 20 минутта тыңлаучылар сорауларын бирә ала. Сорауларны алдан onlineislam.ru@gmail.com  почтасына җибәреп тә, чыгыш вакытында да бирергә мөмкин. 

Бүген сәгать 15.00дән 16.00 гә кадәр чираттагы спикер- Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Кргановны тыңлый ала. Әлбир хәзрәт "Ислам да "корбан итү" төшенчәсе нәрсәне аңлата?" дигән темага чыгыш ясый. 

Алдагы көннәрдә чыгыш ясаячак белгечләрнең исемлеге һәм вакыты:

Шимбә: 

11.00 - 12.00 Шихабетдин Каландар - Таҗикстан, фикых белгече. Тема: "Талак һәм никях".  Фарсы һәм рус телләрендә чыгыш ясый.

14.00 - 15.00 Фарит Мифтахов - "Болгар" милли хәйрия фонды рәисе. Тема: "Дәүләттә милли-дини сәясәт". Рус һәм татар телләрендә чыгыш ясый.

Якшәмбе:

11.00 - 12.00 Тиһран Әюпов - кикбоксинг буенча спорт мастеры. Тема: "Сәламәт тәндә ничек сәламәт рух тәрбияләргә?" Рус һәм кумык телләрендә чыгыш ясый.

14.00 -15.00 Тимергали хәзрәт Юлдашев - ТР МДН дәгъват бүлеге белгече.  Тема: "Тәкъвалык җимешләре" . Татар телендә чыгыш ясый.

Дүшәмбе: 

11.00 - 12.00 Рөстәм хәзрәт Батыр  - Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары. Тема:  "Имам Әбү Хәнифә - тормыш юлы һәм мирасы" . Рус телендә чыгыш ясый.

16.00 - 17.00 Рәфыйк Мөхәмәтшин -  Россия Ислам университе ректоры. Тема: "Татарларда хәнәфи мәзхәбе роле". Рус телендә чыгыш ясый.

Сишәмбе:

11.00-12.00 Сүхәйл Тармөхәмед - Көнъяк Африка республикасы  провинциясе мөфтие . Тема: "Әһле сөннәт вә җәмәгать кемнәр ул?"  Инглиз һәм гарәп телләрендә чыгыш ясый. 

14.00 - 15.00 Мәүлән Идрис - 4 мәзхәб мөфтие Мөхәммәд Такы Госманлы укучысы. Тема: "Ислам финанслары һәм риба". Урда һәм гарәп телләрендә чыгыш ясый. 

11.00 - 12.00 Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин - Татарстан баш казые ярдәмчесе, Вәлиулла хәзрәтнең укучыларыннан берсе.  Тема: "Вәлиулла Якупов турында истәлекләр: тормыш юлы, хезмәтләре, мирасы". Татар телендә чыгыш ясый. 

15.00-17.00 Ринат Габбасов, Радик Гафуров -  Россия ислам икътисады һәм финанслары үзәге директоры; РФ Мөселман эшкуарлар ассоциациясе президенты. Тема : "Мөселманнарга ничек шәхси бизнесларын башларга?"  Рус телендә чыгыш ясыйлар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана