Татарстанда ятим инвалид балалар йортын ачарга әзерләнәләр

31 июль 2014 ел 12:20

Татарстанда инвалид балалар өчен приют ачыла. Бу юнәлештәге эшләр узган ел башланган иде. Приют булдыру  ТР МДНнең 3 елга планлаштырылган социаль проектлары кысаларында тормышка ашырыла. Приют өчен урын шактый озак сайланды, чөнки мондый учреждение өчен шактый үзенчәлекләрне исәпкә алырга кирәк иде. Нәтиҗәдә республиканың Теләче районындагы Иске Җөри авылы сайланды. 

Соңгы айларда биредә барлык белгечләрне балалар белән эшләргә әзерләделәр. Асрамага бала алган ата-аналар мәктәбендә махсус укып сертификатлар алдылар. 

Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов сүзләренә караганда, ятим инвалид балалар приютын булдыру максаты аларны өлкәннәр тормышына әзерләүдән гыйбарәт. Һәр балага тернәкләндерү курсын үткәрү, аларны дәүләт биргән ташламалардан файдаланырга өйрәтү һәм башкалар күз алдында тотыла. 

Ятим инвалид балалар йортын ачу Корбан бәйрәменә ниятләнелә. 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана