Ураза бәйрәме хәйрия концертында чит ил һәм татар музыкантлары катнаша

30 июль 2014 ел 13:50

Беренче августта «Казан Арена» стадионында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөселманнарның мөбарәк бәйрәме Ураза гаете уңаеннан  хәйрия концертын оештыра. Концертта дөньякүләм танылган  нәшид башкаручылар Месут Куртис һәм Седат Учан, шулай ук татар мөнәҗәтчеләре катнаша.

Концертның башлану вакыты: сәгать 18.30 да, керү ирекле.

Үткәрү урыны:  “Казан Арена” стадионы, Ямашев проспекты, 115а.

Бәйрәмдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның  чыгышы  һәм башка мөхтәрәм дин әһелләре вәгазьләре дә көтелә.

Белешмә

Месут Куртис - төрки тамырлы Македония музыканты. 1981 елда Македониянең Скопье шәһәрендә төрек гаиләсендә туа. Бала чактан ук иҗтимагый клублар, мәчетләр, конференцияләр  уздыра торган төрле чараларда чыгыш ясый. Мәктәпне тәмамлагач Британиянең Лампетер университетына укырга керә. Биш телдә иркен сөйләшә. Җырларын төрек, гарәп, инглиз телләрендә яздыра. Танылган мөселман җырларын башкаручы Мәхер Зәйен белән хезмәттәшлек итә.

Бүгенге көндә Месут Куртиш иң танылган мөселман җырларын башкаручыларның берсе санала. АныңSalavat” һәм “Sevgili” дип аталган альбомнары дөнья күрде. Яңа альбомына (“Sevgili”) кергән җырлары  белән ул мөселман дөньясында нәшедләрне башкаруның яңа бер юнәлешен кертүче  буларак кабул ителде.

 

Седат Учан – 1975 елда Эрзурум шәһәрендә дөньяга килгән. Туган җирендә башлангыч мәктәпне тәмамлагач Испир шәһәрендә “Имам хатыйб” мәктәбендә укуын дәвам итә.

Бала чактан музыка белән кызыксына. 1998 елда һөнәри музыкаль эшчәнлеген башлый. «Мөхәммәдин хөрмәтенә» дип атлган беренче альбомы белән популярлык казана. Ел саен бер җыентыгы чыга. Шулай итеп хәзерге көндә  аның 12 дән артык альбомы бар. Шулай ук ул бик күп телевизион тапшыруларда катнаша.

Бүгенге көндә Төркиянең һәм Европаның иң танылган нәшид башкаручыларыннан санала. 

 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана