Түбән Кама мөселманнары физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә рамазан бүләге ясадылар

29 июль 2014 ел 16:00

Түбән Кама җәмигъ мәчете шәһәр инвалидлары белән очрашуга "Рамазан - изге гамәлләр ае" кысаларында иман йорты ишек төбенә махсус җайланма- пандус урнаштырды. Узган елларда дин әһелләре белән очрашуга килгән коляскалы инвалидларны мәчет баскычларыннан күтәреп диярлек алып менәләр иде. Бу юлы исә алар мәчеткә үз юллары буйлап керделәр. 

Бүген мәчеткә физик мөмкинлекләре чикле булган 160 кеше  Ураза бәйрәменә җыелды. Әлеге чараны уздыру шәһәрдә күркәм бер традициягә әверелде. Узган еллардан аермалы буларак, быел инвалидлар өчен хәйрия чарасы чыгымнарын мәчеткә йөрүчеләр үз өстләренә алдылар. Элек чыгымнарны мәчет күтәрә иде. Шулай итеп мәхәллә халкы тормыш авырлыкларына дучар булганнарга хәйрия ярдәме күрсәтеп, аларга бәйрәм ясадылар.  

Бәйрәмдә мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, иҗтимагый эшләр буенча җаваплы урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, район хакимияте вәкилләре катнашты. 

Рөстәм хәзрәт чарага җыелганнарга мөфти Камил хәзрәтнең сәламнәрен, котлауларын җиткерде. Сәламәт кешеләргә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрдән күп нәрсәгә өйрәнергә кирәклеге хакында сөйләде. Ул авырлыкларга тарыганда сабыр булырга, бирешмәскә чакырды, Коръән аятьләрен укып Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорады.

Район имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Раббыздан бәрәкәт, иман, түземлек, тынычлык сорап догалар кылды. 

Урамда исә табын әзерләнгән иде. Барлык инвалидларга Ураза күчтәнәчләре өләшендә, килә алмаганнарга алар өйләренә илтеп биреләчәк. 

 

 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана