Апанай мәчете кыз балаларны лагерьга чакыра

30 июль 2014 ел 13:51

11 - 23 август көннәрендә тарихи һәм шәһәребез күрке булган Апанай мәчетендә кыз балалар өчен көндезге лагерь оештырыла. Рамазан аена кадәр бирегә малайлар йөргән иде.

Мәчеттә балаларга ислам нигезләре һәм әхлагы өйрәтеләчәк. Шулай ук мәдәни чаралар уздыру да каралган. Әйтик, балаларны Иске татар бистәсе белән таныштырырга, биредәге тарихи урыннарны күрсәтергә ниятлиләр. Әлбәттә, балаларны зоопаркка алып бару, күренекле шәхесләр белән таныштыру кебек чаралар да көтелә. Төрле иҗади эшләр белән мавыктыру  каралган. 

Шуны да әйтергә кирәк, мәчеттә балалар өчен төшке аш оештырыла. Лагерь түләүсез.

Тулырак мәгълүматлар алыр өчен 8-987-275-75-39 телефонына шалтыратып Асия ханымны сорагыз. 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана