Азнакайда балалар өчен Ураза бәйрәме үтте

29 июль 2014 ел 15:26

Ураза бәйрәме мөселманнар өчен - ай буе көтеп алган бәйрәм. Бу көнне яше дә, карты да шатланып каршы ала. Азнакайда өлкәннәрне мул табын әзерләп хөрмәтләсәләр, балалар өчен исә матур, сабантуйга тиң бәйрәм оештырдылар. Шәһәребезнең Мәдәният сарае 28 июль көнне балалар тавышыннан гөж килеп торды. Мөхтәсибәт тарафыннан йөз бала һәм аларның әниләре өчен бик зур бәйрәм оештырылды. Тантананы балалар үзләре азан әйтеп башладылар, театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр, Коръән аятләре укыдылар. Аннан соң хакимият башлыгы ярдәмчесе Айдар Хәлиуллин һәм имам-мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллин килгән кунакларны Ураза гаете белән котладылар.

Бәйрәм төрледән-төрле уеннар белән дәвам итте. Оештыручылар балаларны яшь буенча бүлеп, куңелле уеннар уйнаттылар, викторина үткәрделәр. Аннары соң балалар открыткалар ясап, бергәләп әниләрен котладылар, үзләре дә бүләкләр алдылар. Тәмле пылау, ашап чәй эчкәч, барысы бергә Боз сараена тимераякта шуарга кереп киттеләр. Бәйрәмнән киткәндә һәркем рәхмәт әйтеп, күтәренке күңел белән кайтып китте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана