Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Татарстан мөселманнарын һәм шәхсән мөфти Камил хәзрәтне мөбарәк Ураза бәйрәме белән тәбрикләде.
Дәүләт киңәшчесе котлавында түбәндәгеләр язылган:
“Сезне һәм Татарстан Республикасының барлык мөэмин-мөселманнарын Ураза бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм.
Изге Рамазан шәриф аенда кылган догаларыбызны, игелекле гамәлләребезне Аллаһ Тәгалә кабул итеп, илебезгә иминлек, тормышыбызга бәрәкәт насыйп итсен иде.
Сезгә хәзерге катлаулы дөньяда яшь буынның иманын ныгытуда, динебезнең әхлакый һәм мәдәни мирасын саклауда, мөселман өммәтен берләштерүдә көч-егәр, уңышлар һәм сәламәтлек телим.
Минтимер Шәймиев"
Өстәмә. Төрле илләрдә яшәүче милләттәшләребез Татарстан мөселманнарын Ураза бәйрәме белән котлый
Бу көннәрдә Ураза бәйрәме уңаеннан нәзарәткә йөзләгән санда котлаулар килеп иреште. Татарстан мөселманнарына һәм шәхсән мөфти Камил хәзрәткә республиканың төрле районнарында яшәүче якташларыбыз, төрле төбәкләрдә гомер итүче дин кардәшләребез мөбарәк Ураза бәйрәме белән котлап, җылы теләкләрен җиткерәләр. Шулай ук котлауларга чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез, дин кардәшләребез дә кушылды. Кырымнан, Кыргызстаннан, Финляндиядән, Ингушетиядә, Адыгейдан һәм башка илләрдән котлаулар килде.