Камил хәзрәт: "Кешеләргә йомшак мөгамәлә күрсәтү дә, бер җылы сүз әйтү дә сәдака була"

28 июль 2014 ел 06:08
Бүген, 28 июльдә, мөбарәк Ураза гаете көнне республика мәчетләрендә бәйрәм намазы һәм хөтбәсе укыла. Республикабызның төп бәйрәм чарасы уздырылган Кол Шәриф мәчетенә мөселманнар иртәнге дүрткә үк җыела башладылар.  Таң белән шәһәр үзәгенә мәчеттән Коръән аятьләре аһаңе таралды.
 
Сәгать биш тулганда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бәйрәм вәгазен сөйләде. 
"Әлхәмдүлилләһ, ай буена ураза тоттык, тәравих намазларын укыдык, ифтар ашларын уздырдык. Коръән - Кәрим аятьләрен тыңлап, вәгазьләр ишетеп иманнарыбызны ныгыттык. Ифтарларны оештыручылар белән бергә бик күпләрне дин юлына өндәдек. Бүген исә җәмәгать булып, бәйрәм намазына җыелдык", -дип, шөкер кылудан башлады сүзен мөфти хәзрәтләре. Аннары ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президенты  Владимир Путинның мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлауларын җиткерде.
 
Бәйрәм вәгазен дәвам итеп, гыйбадәт кылып яшәү, нәфестән тыелу хакында аңлатты. "Аллаһтан курыкканнар үзләренең гөнаһларын кичерүне һәм бәракәткә өмет итәләр. Ә Аллаһтан курыкмаганнар, нәфескә буйсынып, гөнаһларын арттыра гына бара. Раббыбыз ярлыкаучы һәм рәхимле. Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримдә әйткән: “Минем мәэмин бәндәләремә әйт: “Йи, бәндәләрем, гөнаһ кылып үзегезгә зарар иткән булсагыз, Аллаһының рәхмәтеннән өмет өзмәгез, чөнки тәүбә итеп төзәлгәндә Аллаһ гөнаһларны ярлыкаучы. Аллаһ –ярлыкаучы вә рәхимледер” (Зүмәрә сүрәсе,39:53). Җәмәгать, кем үзе белән Аллаһы Тәгалә арасындагы гамәлне яхшылык белән кылса, Аллаһы Тәгалә ул кеше белән халык арасындагы мөнәсәбәтне яхшыртыр. Кем үзенең күңелен чистарта һәм төзек итә, Аллаһы Тәгалә аның ниятен кабул итәр, Алла боерса" - диде хәзрәт.
 
Шулай ук Камил хәзрәт туганнарыңа, күршеләреңә, мохтаҗларга, ятимнәргә карата мәрхәмәтле булырга, аларга багышлап догалар кылырга чакырды. 
 
"Мөхтәрәм җәмәгать! Башкаларның догасыннан һәм мәхәбәтеннән мәхрүм калмас өчен үзеңә дә яратырга кирәк. Бүтәннәр турында уйлаган кеше, үзе дә онытылмый. Кем мәрхәмәтле - Аллаһы Тәгалә аңар да мәрхәмәтле. Җирдәгеләргә мәрхәмәтле булганнарга, Аллаһы Тәгалә дә мәрхәмәтле, дигән Пәйгамбәребез (с.г.в.). Башкаларны кайгырткан, аларга ярдәм иткән кеше ахирәттә ярдәмсез калмас. Изгелек кылырга яратканнар бу дөньяда да, икенче дөньядада үзе кебекләр янында булыр. Аллаһ яхшы кешеләрне ярата. Кешеләргә йомшак мөгамәлә күрсәтү дә, бер җылы сүз әйтү дә сәдака була", - дип нәсыйхәтләде мөфти
.
Фитыр сәдакаләре бирүнең бик зур савап булуын искә төшерде. Әгәр дә кемдер Ураза бәйрәменә кадәр өлгермәгән икән, намаздан соң ук сәдакасен бирә ала, Аллаһ кабул итсен. Вакытында кылынган һәр гыйбадәт бәндәләрне җәннәткә алып бара. Аллаһы Тәгалә барчаларыбызга гыйбадәтләребезне вакытында үтәргә ярдәм итсен.
 
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе ихластан әйтелгән теләкләр белән тәмамланды:
 
"Рамазан аенда башланган игелекле гамәлләрне, Аллаһы Раббыбызга шөкер итүләрне изге ай тәмамлангач та дәвам итәргә язсын. Гөнаһлы гамәлләрдән, яман гадәтләрдән саклансак иде, җәмәгать! Аллаһы Тәгалә бәндәләренең тышкы кыяфәтенә дә, мал-мөлкәтенә дә, катлы-катлы бай йортларына һәм матур машиналарына да карамас. Йөрәгегезгә, күңелләрегезгә, гамәлләрегезгә карар. Ислам – ихлас, яхшы, ачык гамәлләрдән тора, иман – күңел түрендә саклана. Аллаһы Раббыбыз изге Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итсә иде. Барыбызны да җәһәннәм газабыннан коткарып, җәннәтләре белән бүләкләсә иде. Ий, Раббым, барлык золымнардан, начарлыклардан, афәтләрдән сиңа сыенабыз!
 
Мөхтәрәм җитәкчеләребезгә сәламәтлек һәм ныклык бирсәң иде! Гаделлек һәм сабырлык күрсәтеп, халык белән тату булып эшләргә язсын! 
 
Илебезгә, җиребезгә бәрәкәт, тынычлык бирсәң иде! Иманыбызны саклап, динебезне үстерергә язсын иде! Амин!"
 
Вәгазьдән соң мөфти җитәкчелегендә бәйрәм намазы укылды. Аллаһы Тәгаләне һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәдне (с.г.в.) зурлап Ураза бәйрәме хөтбәсе яңгырады. Мәчеткә җыелган барча мөселманнар: "Аллаһ бөек! Аллаһ бөек! Аллаһтан башка илаһ юк. Аллаһ бөек! Аллаһ бөек! Барча мактаулар Аллаһка булсын. Аллаһтан башка илаһ юк, Ул берәү генә, Аның тиңдәше юк, Ул гафу итүче һәм мәгъфирәт иясе (гөнаһларны каплаучы) икәнлегенә гуаһлык бирәм. Шулай ук Мөхәммәд Аның колы һәм рәсүле икәнлегенә гуаһлык бирәм. Аңа, аның гаиләсенә, сәхабәләренә Аллаһы Тәгаләдән булган җәннәт йортларына илтә торган салават ирешсен. Аллаһ безгә һәм сезгә бөек Коръән аша бәрәкәт бирсен. Барыбызга да аятьләр һәм хикмәтле зикер аша файда китерсен. Чынбарлыкта Ул (Аллаһ) гафу итүче, рәхимле, юмартлык иясе, олуглык иясе, бөек зат һәм догаларны ишетүче, кабул итүче", - дигән хөтбә сүзләренә кушылып, Раббыбызны зурладылар.
 
Хөтбәдән соң Кол Шәриф мәчете имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов барчабызга исәнлек-иминлек, бәрәкәт, сәламәтлек сорап дога кылды. 
Ураза бәйрәме чарасы Коръән аятьләрен уку белән башланды һәм тәмамланды. Иң башта - таңнан мәчеткә килгән мөселманнарны Россия ислам институты каршында эшләүче Коръән-хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Ибраһим Собиров һәм республиканың башка Коръән-хафизлары Изге китапны укып каршылады. 
 
Бәйрәм чарасы исә Коръән-хафиз, мөфти Камил хәзрәтнең Изге китапны укуы белән тәмамланды.  
 
.
 
Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана