Мунчәлидә авыл бәйрәме дини гореф-гадәтләргә багышлана

27 июль 2014 ел 19:04

1 августа  Мунчәли авылында традицион “Авыл бәйрәме “ үтәчәк. Оештыручылар быелгы чараны дини форматта булачак дип хәбәр итәләр. Шуңа да үткәрү көнен изге рамазан аеннан соң җомгага билгеләгәннәр. Бәйрәм җомга намазы белән авыл мәчете каршындагы мәйданда башланып китә. Намаздан соң быел өченче тапкыр "Мунчәли  укулары" дигән фәнни-гамәли конференция дә булачак. Әлеге конференциядә "Яшь буынны дини тәрбияләүдә татар милли гореф-гадәтләрен куллану” - дигән темага фикер алышачаклар. Мәгълүм булганча 2014 ел - Татарстан Республикасы мөселманнары Диния назәрәте тарафыннан милли гореф гадәтләрне торгызу елы дип игълан ителде.

Әлеге чарага Татарстаннан, Ульяновск, Чувашия, Нижгар өлкәләреннән дин әһелләре, язучылар, профессорлар, академиклар чакырылган. Республикабызның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның да килүе көтелә. Чара бәйрәм вәгазьләре, мөнәҗәтләр, дини җырлар белән үрелеп барачак. Бәйрәмгә кайткан барлык кунакларны чарадан соң корбан ашлары белән сыйлаячаклар. Ә кичке биштә бәйрәм мәдәният йорты каршындагы мәйданга күчәчәк.

Икенче көнне авыл зиратында “Изге ният көне” дигән чара оештырала, авыл халкы һәм бәйрәмгә кайткан якташлар, кунаклар ярдәме белән өмә уздырыла.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана