Тынычлык мәчетендә Төркиядән килгән Коръән-хафизларны озаттылар

27 июль 2014 ел 18:55

Казанның Тынычлык мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин  Төркиядән килгән Коръән-хафизларны зурлады. Әлеге очрашуда нәзарәтнең чит илләр белән элемтәләр бүлеге җитәкчесе Хәйдәр Камалетдинов һәм район имам-мөхтәсибләре катнашты.

Рамазан аена нәзарәт чакыруы буенча һәм Төркия Республикасы ислам һәм вакыф эшләре министрлыгы белән килешү нәтиҗәсендә 32 Коръән-хафиз килде. 

Алар рамазан ае дәвамында республиканың төрле мәчетләрендә, шулай ук Марий Эльда җирлектәге имамнарга ярдәм иттеләр, тәравих намазларын уздырырга булыштылар.

Мөфти Камил хәзрәт аларга Татарстан мөселманнары исеменнән рәхмәтләр әйтеп, нәзарәт бүләкләрен тапшырды. Ул һәр Коръән-хафизга, татар халкы арасында Коръән укуны популярлыштырганы өчен зурлап, матур теләкләрен җиткерде.

Очрашуның тантаналы өлешеннән соң Төркия дин әһелләре ифтар мәҗлесендә катнаштылар. Ифтарга җыелганнар бергәләп намаз укыдылар, республикабызга бәракәт, халкыбызга үсеш сорап догалар кылдылар. Төнлә исә төрек Коръәнне яттан белүчеләр туган җирләренә очтылар.

 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана