Казанның Тынычлык мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиядән килгән Коръән-хафизларны зурлады. Әлеге очрашуда нәзарәтнең чит илләр белән элемтәләр бүлеге җитәкчесе Хәйдәр Камалетдинов һәм район имам-мөхтәсибләре катнашты.
Рамазан аена нәзарәт чакыруы буенча һәм Төркия Республикасы ислам һәм вакыф эшләре министрлыгы белән килешү нәтиҗәсендә 32 Коръән-хафиз килде.
Алар рамазан ае дәвамында республиканың төрле мәчетләрендә, шулай ук Марий Эльда җирлектәге имамнарга ярдәм иттеләр, тәравих намазларын уздырырга булыштылар.
Мөфти Камил хәзрәт аларга Татарстан мөселманнары исеменнән рәхмәтләр әйтеп, нәзарәт бүләкләрен тапшырды. Ул һәр Коръән-хафизга, татар халкы арасында Коръән укуны популярлыштырганы өчен зурлап, матур теләкләрен җиткерде.
Очрашуның тантаналы өлешеннән соң Төркия дин әһелләре ифтар мәҗлесендә катнаштылар. Ифтарга җыелганнар бергәләп намаз укыдылар, республикабызга бәракәт, халкыбызга үсеш сорап догалар кылдылар. Төнлә исә төрек Коръәнне яттан белүчеләр туган җирләренә очтылар.