Мәскәүдәге "Рамазан шатыры"нда Татарстан көне уздырылды

25 июль 2014 ел 00:32

24 июльдә Мәскәүнең "Рамазан шатыры"нда мәдәни-хәйрия  чарасы уздырылды. Берничә көн рәттән шатырда милли республикалар көннәре оештырылды. Кичә Татарстанга багышланганы уздырылды. Биредә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кунак булды. Шулай ук мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин рамазан ифтарында катнашты.   

Ифтар мәҗлесен Россия мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдин  рамазан белән котлап ачып җибәрде. Мәҗлестә катнашкан Президент Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында Мәскәүдә ифтарга җыелу матур традициягә әверелүен билгеләп узды.

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт мәҗлескә җыелганнарны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде. "Мөфти исеменнән якынлашып килүче Ураза бәйрәме белән котлыйм. Аллаһы Тәгалә барлык тырышлыкларыбызны, уразаларыбызны кабуллардан кылса иде. "Рамазан шатыры" - Россия мөфтиләр шурасының күпьеллык күркәм бер проекты. Мондый проектлар мөселманнарның бердәмлеген күрсәтә һәм безгә элемтәләр корырга, бергәләп яхшы карарларга килергә ярдәм итә", - диде ул. 

 

 

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана