24 июльдә Мәскәүнең "Рамазан шатыры"нда мәдәни-хәйрия чарасы уздырылды. Берничә көн рәттән шатырда милли республикалар көннәре оештырылды. Кичә Татарстанга багышланганы уздырылды. Биредә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кунак булды. Шулай ук мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин рамазан ифтарында катнашты.
Ифтар мәҗлесен Россия мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдин рамазан белән котлап ачып җибәрде. Мәҗлестә катнашкан Президент Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында Мәскәүдә ифтарга җыелу матур традициягә әверелүен билгеләп узды.
Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт мәҗлескә җыелганнарны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде. "Мөфти исеменнән якынлашып килүче Ураза бәйрәме белән котлыйм. Аллаһы Тәгалә барлык тырышлыкларыбызны, уразаларыбызны кабуллардан кылса иде. "Рамазан шатыры" - Россия мөфтиләр шурасының күпьеллык күркәм бер проекты. Мондый проектлар мөселманнарның бердәмлеген күрсәтә һәм безгә элемтәләр корырга, бергәләп яхшы карарларга килергә ярдәм итә", - диде ул.