Миргазиян мәчете ифтар оештыра

25 июль 2014 ел 14:49

Казанның Миргазиян мәчете мәхәлләсе картлары 26 июльдә  ифтарны Ярдәм мәчетендә уздырырга карар кылганнар.  Әлеге мәчеттә төзекләндерү эшләре бару сәбәпле, бүгенге көндә биредә ифтар мәҗлесләре уздыру мөмкинлеге юк.   Мәчет имамы Әзһәр хәзрәт әйтүенә караганда, мәхәллә картлары белән сөйләшеп, ифтар мәҗлесе җыюның матди ягын кайгыртканнар һәм аны Ярдәм мәчетендә үткәрергә булганнар.

Белгәнебезчә, Казанның Декабристлар урамында урнашкан  "Миргазиян" мәчете манарасына ай яз көне куелды. Мәчеткә айны күтәргәндә хәзрәтләр, мәхәллә картлары Аллаһы Тәгаләне зурлап тәкъбир әйтеп тордылар. Аннары бер төркем мәхәллә халкы мәчет эченә кереп, анда барган төзелеш эшләре белән таныштылар. Мәчет эчендә дә Коръән догалары укылды, хәзрәтләр, картлар үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. "Бердәм булып яшәргә, шушы мәчетебезне мәхәллә халкы өчен динебезне ныгытучы бер урын итеп тотарга, Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп яшәргә язсын", - дип догалар кылдылар. 

 Хәзер исә алар дини сабакларны башлап җибәрү өчен көзгә, мәчетнең икенче катындагы бүлмәләрнең әзер булуын көтәләр. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана