Казанның Миргазиян мәчете мәхәлләсе картлары 26 июльдә ифтарны Ярдәм мәчетендә уздырырга карар кылганнар. Әлеге мәчеттә төзекләндерү эшләре бару сәбәпле, бүгенге көндә биредә ифтар мәҗлесләре уздыру мөмкинлеге юк. Мәчет имамы Әзһәр хәзрәт әйтүенә караганда, мәхәллә картлары белән сөйләшеп, ифтар мәҗлесе җыюның матди ягын кайгыртканнар һәм аны Ярдәм мәчетендә үткәрергә булганнар.
Белгәнебезчә, Казанның Декабристлар урамында урнашкан "Миргазиян" мәчете манарасына ай яз көне куелды. Мәчеткә айны күтәргәндә хәзрәтләр, мәхәллә картлары Аллаһы Тәгаләне зурлап тәкъбир әйтеп тордылар. Аннары бер төркем мәхәллә халкы мәчет эченә кереп, анда барган төзелеш эшләре белән таныштылар. Мәчет эчендә дә Коръән догалары укылды, хәзрәтләр, картлар үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. "Бердәм булып яшәргә, шушы мәчетебезне мәхәллә халкы өчен динебезне ныгытучы бер урын итеп тотарга, Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп яшәргә язсын", - дип догалар кылдылар.
Хәзер исә алар дини сабакларны башлап җибәрү өчен көзгә, мәчетнең икенче катындагы бүлмәләрнең әзер булуын көтәләр.