Балтачта сигезенче мәртәбә балалар өчен мөселман сабантуе уздырыла

24 июль 2015 ел 11:05

26 июльдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Балтач районы мөхтәсибәте Россиякүләм мөселман балалар сабантуен уздыра. Балтачта мөселман балаларын җыеп, шушылай күркәм бер чара уздыру традициягә әверелде. Сабантуй быел Балтач районы Бөрбаш авылында сигезенче тапкыр үткәрелә. Узган елларда әлеге күркәм чарада республиканың төрле мөхтәсибәтләреннән һәм төбәкләрдән җыелган меңләгән балалар катнашты. "Безгә мөселманнар гаиләләре белән Башкортстан, Ульян, Чувашия, Марий Элдан һәм башка төбәкләрдән киләләр. Сабантуйда балалар өчен төрле-төрле уеннар, ярышлар оештыру каралган.  Дүрт үлчәүдә көрәш уздырыла. Абсолют батырга скутер мотоциклы бүләк ителәчәк", диде Балтач имам-мөхтәсибе, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана