Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте Ураза бәйрәме алдыннан шәһәр һәм район мәчетләре арасында, аларның ни дәрәҗәдә төзеклеген ачыклау максатыннан, “Иң яхшы мәчет” бәйгесе игълан итте. Бәйге шартлары буенча мәчетләрнең торышына нәтиҗә август аенда ясалачак. Җиңүчеләр ике номинация - “Иң яхшы шәһәр мәчете” һәм “Иң яхшы район мәчете” буенча билгеләнәчәк һәм бүләкләргә лаек булачак, дип хәбәр итә Әлмәт мөхтәсибәте.