“Дин вә мәгыйшәт” газетасының июль саны Изге рамазан аена багышланган

25 июль 2014 ел 10:54

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан ай саен 10 мең данә тираж белән нәшер ителеп, республикабызның барлык мәчетләренә таратыла торган "Дин вә мәгыйшәт" газетасының июль саны дөнья күрде.

Газета мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның мәхәллә халкына биргән дәресләрен яктыртуны дәвам итә. “Ислам – гакыл дине” дигән язмасында ул “Ислам дине - нинди дин?” , “Кем ул мөселман?” дигән сорауларга җавап биргән. “Сәхабәләре Пәйгамбәребездән (с.г.в.): “И, Аллаһы Тәгалә Илчесе! Чын мөселман дип кемне атарга була? Чын мөселман сыйфатлары турында сөйләмәссең микән?”- дип сораганнар. Бу сорауларга Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дип җавап кайтарган: “Чын мөселман – куллары һәм теле белән башка кешеләргә зыян китермәгән һәм кайгыга салмаган кеше”. Игътибар итегез! Чын мөселманны тасвирлаганда Пәйгамбәребез (с.г.в.) аны намаз укучы, ураза тотучы һәм зәкят түләүче кеше дип, әйтмәгән. Намаз – диннең таянычы һәм диварлары. Ул диварларны матур булсын өчен штукатурлыйлар һәм буяу белән буйыйлар. Штукатурка һәм буяусыз бина ахырына кадәр төзелеп бетмәгән, матур булмау сәбәпле кеше игътибарын үзенә җәлеп итмәгән кебек, намаз укучы һәм ураза тотучы, ләкин башкаларга зыян салучы кеше чын мөселман булып исәпләнә алмый. Һәр нәрсәне камил итәргә була. Пәйгамбәребезгә биргән сорауга да камил мөэмин мөселман турында мәгънә салынган”, – дип нәтиҗә ясый мөфти хәзрәт.

Игътикяф – Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт итүнең бер төре. Игътикяф практикасы әкренләп Татарстан мәчетләренең дә рухи тормышына кайта башлады. “Җаныбыздагыны читтән эзләргә кирәкми” дигән язмасында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр игътикяф мәсьәләләренә тәфсилләбрәк туктала.

Рамазан аеның башка айлардан өстенлегенең берничә сәбәбе бар. Бу сәбәпләрне “Дин вә мәгыйшәт”не укучылар Татарстанның Кама буе төбәге казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев белән берлектә Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге хезмәткәрләре әзерләгән“Изге бәйрәмебез мөбарәк булсын” дигән язмадан укып белә ала.

19 нчы июльдә бер төркем дин әһелләре, чордашлары фаҗигале төстә арабыздан киткән танылган татар дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче һәм нәшир Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алды. Диния нәзарәтенең матбугат үзәге хезмәткәре журналист Айзирәк Гәрәева белән Татарстанның баш казые Җәлил Фазлыев үзләренең язмаларында Вәлиулла хәзрәтне җылы сүзләр белән искә алганнар, аның Татарстанда ислам динен күтәрүгә керткән хезмәте турында сөйләгәннәр.

Рамазан аенда Татарстан Республикасына Төркиядән 29 коръәнхафиз килеп төште. Алар Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте белән Төркиянең Ислам эшләре һәм вәкыф министрлыгы арасындагы хезмәттәшлек программасы кысаларында чакырулы иде. Коръәнхафизлар рамазан ае дәвамында Татарстан шәһәрләре һәм авыллары мәчетләрендә Коръән хатем чыктылар, тәравих намазлары укыйлар, җирлектәге имамнарга ярдәм иттеләр. Шуларның берсе – Төркиядән килгән Гомәр Күчүкбалтаджы белән әңгәмә дә газета укучыларына кызыклы булыр дип уйлыйбыз.

Болардан тыш “Дин вә мәгыйшәт”август аенда кайларда мөселман лагерьлары эшләячәклеге турында мәгълүмат бирә, “Хузур” нәшрият йортында чыккан яңа китаплар белән таныштыра, мөселманнар еш куллана торган догаларны тәкъдим итә. Татарстан мөселманнары тормышында барган яңалыкларга, укучылардан килгән хатларга да газета битләрендә киң урын бирелгән.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана