Католиклар бер көн ураза тоттылар һәм мөфти янына ифтарга килделәр

24 июль 2014 ел 12:00

Үткән кичтә “Тынычлык” мәчетендә гадәти булмаган бер ифтар уздырылды. Белгәнебезчә, рамазанның соңгы ун көнендә Татарстан мөфтие биредә  игътикяф (берәр изге урыннан, мәчеттән чыкмыйча, берникадәр вакыт гыйбадәт кылып яшәү) кыла. 23 июльдә Камил хәзрәт янына кунакка католиклар килде. Кичә алар мөселманнар белән бергә ураза тоттылар. Шул рәвешле мөселманнарга карата үзләренең хөрмәтләрен белдерделәр.

Мөфти янында кунакта Казанның Изге Христос Воздвижение рим-католик приходы настоятеле Диогенес Уркиза атакай  җитәкчелегендәге Германиядән килгән католиклар делегациясе булды.

Кунаклар мәчеткә килгән мөселманнарның мөфти белән бергә кичке намазны укуларын сабыр гына көтеп тордылар. Аннары исә ифтар мәҗлесендә катнаштылар. Ифтар ахырында хәзрәт догалар әйтеп, республикабызга, халкыбызга бәрәкәт, тынычлык сорады.

Вәгазьдән соң католиклар һәм мөселманнар арасында дустанә аралашу дәвам итте. “Казан кунакчыл һәм бик матур шәһәр. Без атна дәвамында мондагы күп төрле мәдәнияткә сокланып йөрибез. Өйләребезгә бары яхшы тойгылыр һәм күп сандагы фотолар алып кайтырбыз. Без бүген мөселманнарга хөрмәт күрсәтеп бер көн ураза тоттык. Мөселманнар уразасы бик зур сабырлык, тырышлык һәм Аллаһы Тәгаләне яратуны таләп итә”, - диде Германиядән килгән епископ Франц-Йозеф.

Камил хәзрәт кунакларга килүләре өчен рәхмәтен белдерде һәм аларны нәзарәт эшчәнлеге белән таныштырды. Рамазан ае дәвамында республика күләмендә оештырылган чаралар хакында сөйләде. Республикада дин һәм милләтара күркәм мөнәсәбәтләр саклануы өчен җитәкчелекнең һәм гадәти кешеләрнең дә зур тырышлык куюлары турында сөйләде, Татарстанда 115тән артык милләт вәкиле яшәве хакында әйтте.

“Бик күпләр Татарстан тәҗрибәсен аңларга, өйрәнергә килә. Әмма моны бер көндә, бер атнада яки бер айда гына өйрәнү мөмкин түгелдер. Аның өчен монда яшәргә һәм төрле милләт, дин вәкилләре белән даими аралашырга кирәк. Чөнки бездә динара мөнәсәбәтләр ул, берничә гасырларга сузылган тарихи тәҗрибә”, - диде мөфти.  

 

 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана