"Сабыйга" акциясе дәвам итә

22 июль 2014 ел 16:06

Бүген нәзарәтнең хәйрия бүлеге яшьләр бүлеге белән берлектә Республика балалар клиник хастаханәсендә булдылар. Мәгълүм булганча, рамазан ае дәвамында "Зәкят" хәйрия фонды белән берлектә "Сабыйга" акциясе уздырыла. 

Әлеге акция 25 июльгә кадәр дәвам итә. Бүгенге көнгә кадәр җыелган хәйрия акчасына  балалар өчен кирәк-яраклар алынды һәм алар хастаханәнең анестезиология һәм реанимация бүлегенә тапшырылды.  Биредә махсус аппаратларга тоташтырылган авыр хәлдәге балалар ята. 

Моннан тыш нәзарәт вәкилләре авыру бала үстерә торган гаиләгә булышырга карар кылды. Азалиянең әнисе икенче мәртәбә үткәрелгән Республика ифтарында волонтер булып эшләде. Шул вакытта ул ярдәм сорап хәйрия бүлегенә мөрәҗәгать итте. Баланың авыртуларын җиңеләйтү өчен махсус аппарат кирәк. Хастаханәдән андый аппаратлар өйдә кулланырга бирелми. 

"Вконтакте" социаль челтәрендә «Спасем Всем Миром Азалию» дип аталган төркем булдырылды.

Балага ярдәм күрсәтү өчен реквизитлар:

Банк получателя:

Сбербанк

Отделение "Банк Татарстан" 8610 г. Казань

БИК 049205603

ИНН 7707083893

КПП 165902001

К / счет 30101810600000000603

Счет № получателя (Укажем чуть позже) 

Получатель Галимов Артур Талипович (счет оформлен на папу)

Номер карты СБ 63900262 9015509101

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана