Казан мэры "Ярдәм"гә килде

21 июль 2014 ел 08:59

Казан мэры Илсур Рәис улы Метшин башкалабыздагы “Ярдәм” мәчетенә килде һәм биредә  авыз ачу – ифтар мәҗлесендә катнашты.

Башкалабыз җитәкчесен “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов каршы алды һәм аңа Тернәкләндерү үзәгенең истәлекле урыннарын күрсәтте. Илсур Рәис улы күрмәүчеләр белән дә, аерым алганда, мөгаллим Фәнис Мингәрәев, инвалид шагыйрә Лилия Сәлахетдинова, Кавказдан укырга килгән Оздуев, Бельгия егете Гыймран Чебукаев белән очрашып сөйләште. Ул Фәнис Мингәрәевкә быелгы хаҗга юллама бирелүе хакында әйтте. Әлбәттә, мондый шатлыклы вакыйгага сөенүләрнең иге-чиге булмады. Илдар хәзрәт Илсур Метшинга аларның гаиләсе язылган тугра тапшырды. Башкалабыз Казанның җитәкчесе дә, кем әйтмешли, бурычлы булып калмады. Ул “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка чалма-чапан бүләк итте.


Илсур Рәис улы башта “Ярдәм” тернәкләндерү үзәген һәм мәчетен карап чыкканнан соң күргәннәре белән канәгать калуы хакында белдерде.

Авыз ачу мәҗлесе вакытында мэрга сүз бирелгәч, ул саф татар телендә: “Безнең өчен зур бәйрәм бүген: гаиләбез исеменнән авыз ачтырабыз. Тоткан уразаларыбыз, укыган намазларыбыз кабул булсын. Бу - безнең өчен бик истәлекле көн, чөнки бер ел элек Универсиададаны һәм мәчетебезнең төзелешен төгәлләдек. Безнең мәчеткә кем булыша, аларның теләкләре кабул булсын. Илдар хәзрәткә һәм аның ярдәмчеләренә зур рәхмәт. Монда бик мөһим эш алып барасыз, күрмәүчеләрне Коръән укырга өйрәтәсез. Барыгызга да исәнлек-саулык, гаилә бәхете телим”,-диде.

Ифтар вакытында “Мөслимә” мөселман хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлмира апа Әдиатуллина да чыгыш ясады. Ул бирегә укырга килгән кешеләрнең – сукырларның, инвалидларның үзләрен кеше итеп тоюларын әйтеп узды. “Без башка мәчетләрдәге ифтар мәҗлесләрендә булдык, тик үз гыйбадәтханәбезнең иң матуры, иң гүзәле булуына инанып кайттык. Сезгә зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Бергәләп Татарстаныбызның абруен күтәрик, ислам динен үстерик”,-диде Әлмира апа.

“Без Казан мэры Илсур Рәис улы Метшинның “Ярдәм” мәчетенә килүен һәрчак куанып көтеп алабыз. Аның кылган изгелекләре – төзегән мәчетләре сәдакаи җәрия булып барыр, Аллаһы боерса”,-диде Илдар хәзрәт Баязитов.

Хатыйп ГӘРӘЙ, info-islam.ru

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана