Россия Президенты Татарстанның иң танылган абыстаен котлады

21 июль 2014 ел 17:17

Татарстанның иң танылган һәм мәртәбәле абыстае - Рәшидә абыстайга 90 яшь тулды. Рәшидә апа республикабызда иң беренче чиратта 40 ел дәвамында алып барган дин сабаклары белән данлыклы. Рәшидә абыстай алты бала анасы, 100дән артык онык һәм оныкчыклары бар. Белгәнебезчә, ул 1998-2011 елда мөфти булган Госман хәзрәт Исхаковның әнисе.  

Шушы көннәрдә Россия Президенты Владимир Путин  сәламәтлек, ныклык теләп, Рәшидә апаны юбилее белән тәбрикләде. "Сез Бөек Ватан сугышының кырыс сынауларын уздыгыз, җимерелгән шәһәр һәм авылларны төзүдә катнаштыгыз, үзегезнең хезмәтегез белән илебез байлыгын арттырдыгыз. Һәрвакыт ныклык күрсәтеп, көчле рухлы булып калдыгыз", - дигән сүзләр язылган котлауда. 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана