Түбән Камада мохтаҗларга һәм инвалидларга булышалар

21 июль 2014 ел 11:24

ТР МДН рамазан ае дәвамында республикакүләм акция уздыра. "Рамазан-изге гамәлләр ае" шигаре астында үтүче акция әхлакый кыйммәтләрне пропагандалаудан, изге гамәлләр кылырга чакырудан һәм Татарстанда яшь мөселманнарның волонтерлар төркеме эшчәнлеген активлаштырудан, төрле хәйрия чаралары уздырудан гыйбарәт. 

18 июльдә "Рамазан-изге гамәлләр" ае кысаларында нәзарәтнең хәйрия блеге җитәкчесе Гүзәл Идрисова һәм яшьләр бүлеге хезмәткәре Рита Бикбулатова Түбән Камада булдылар. Биредә алар район мөхтәсибәте белән берлектә инвалидларга һәм мохтаҗларга ризыклар таратуда катнаштылар. 

Рамазан уңаеннан Түбән Кама иганәчесе шәһәрдә яшәүче мохтаҗларга 1000 данәт ризыклар тутырылган пакет әзерләгән. Ә Түбән Каманың җәмигъ мәчете әлеге ризыкларны таратыр өчен исемлек төзегән, мохтаҗларны барлаган. Мәчеткә йөрүчеләр  рамазан күчтәнәчләрен өлкәннәргә, инвалидларга, мохтаҗларга өйләренә кадәр илтеп бирәләр. 

Моннан тыш Түбән Камада рамазан дәвамында "Рамазан таксие" эшли. Хәйрия таксие мөселманнарга тиз арада ярдәм итәргә әзер тора. Шулай ук изге айда биредә "Ихсан" -мәрхүмнәрне соңгы юлга озату үзәге эшли башлады, мәчетнең ишек төбенә коляскада йөрүчеләр өчен пандус ясала һәм һәр көнне мөселман кардәшләребез шәһәрнең барлык мәчетләрендә ифтар мәҗлесләре оештыралар. 

 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана