"Апанай" мәчетендә Вәлиулла хәзрәтне искә алдылар

21 июль 2014 ел 10:57

Казанның "Апанай" мәчетендә танылган дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алдылар. Әлеге мәчетнең төзекләндерүгә зур көч куйган һәм биредә имам-хатыйп, нәзарәтнең мәгариф бүлеген җитәкләгән Вәлиулла хәзрәт 2012 елның 19 июлендә фаҗигале төстә арабыздан китте.

17 июльдә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә бер төркем мөселманнар хәзрәтнең каберен зиярат кылганнар һәм аның рухына багышлап догалар укыганнар иде.  

19 июльдә исә "Апанай" мәчетендә ифтар ашы уздырылды. Мәрхүм хәзрәтне искә аларга мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге Казан урта мөселман мәдрәсәсе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Россия мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе ректоры Наил Яруллин, Тарих институты фәнни хезмәткәре Сәет Шәһәвиев, "Иман" ислам мәдәнияте үзәге вәкилләре килгән иде. Бу көнне дин әһелләре Вәлиулла хәзрәт белән бәйле хатирәләре белән уртаклаштылар, вәгазьләр укыдылар, догалар кылдылар. 

"Апанай" мәчете имам-хатыйбы, нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров Вәлиулла хәзрәтнең эшчәнлеге мәчеттә һәм ул оештырган "Иман" үзәгендә дәвам иттерелүе хакында сөйләде. 

Ифтар мәҗлесе тәравих намазына кадәр дәвам итте. 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана