30 июльдә "Ярдәм" мәчете каршындагы мәйданда ТР МДН Ураза бәйрәменә багышланган инвалид һәм ятим балалар өчен хәйрия бәйрәме уздыра.
Чарада Илһам Шакиров, Зөхрә Сәхәбиева, Илназ Сафиуллин, Ильяс Халиков, Нияз Җәләлов, Ришат Төхфәтуллин, Алинә Булатова һәм "Бәрәкәт" ансамбле чыгыш ясаячак. Г.Кариев театры бәйрәм спектакле күрсәтәчәк. Өлкәннәр өчен ярминкә, балаларга мастер-класслар, спорт уеннары оештырыла. Бәйрәмдә тәм-томнар, шариклар таратылачак.
Чара сәгать 17.00дә башлана.