Камил хәзрәт Республика ифтары иганәчеләренә рәхмәтен белдерде

17 июль 2014 ел 18:17

Бүген мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин 8 июльдә Казанда икенче мәртәбә зурлап үткәрелгән Республика ифтары иганәчеләренә рәхмәтен белдерде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә үткәрелгән очрашуда бер төркем эшкуарлар катнашты. Аерым алганда, "Бәхетле" кибетләр челтәре, "Питрәч" -"Пестречинка" сәүдә йорты,  Күмәч-кондидетр комбинаты- "БКК" ,  "Чаллы-ит" -"Челны-мясо", «Вкуснотеевъ» компанияләре вәкилләре килгән иде. Аларга "Хузур" нәшрият йорты нәшер иткән  китаплар бүләк ителде. Шулай ук чарада нәзарәтнең "Хәләл" стандартлар комитеты җитәкчесе Марат Низамов булды.

Камил хәзрәт ифтар мәҗлесенә үз өлешләрен керткән оешма җитәкчеләренә рәхмәт әйтеп, эшләрендә уңышлар теләде. Мөфти алга таба да өммәтебез өчен уздырылган чараларда берләшергә, үзара хезмәттәшлек итәргә чакырды.   

 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана